,
эзләү 4.206 секунд барды Эзләү нәтиҗәләре
- Мин шул ишекне әкрен генә ачып, алдан фонаремны сузып, кыек астына атладым, һәм, кирәк бит, мәчетнең туфраклы түшәменә аяк басуым булды — минем фонарем кыек астында урап йөргән кискен җилдән бер-ике тапкыр гына пылт-пылт итте дә сүнде. Еники Әмирхан . Мәчет җылый
- Ашыгып, әле бер кесәмә, әле икенче кесәмә тыгылдым, ләкин, гөнаһ шомлыгына каршы, шырпымны каравылчы будкасында, фонарьны кабызган чакта калдырганмын икән ләбаса! Еники Әмирхан . Мәчет җылый
- Башта аягым белән капшанып, фонарьны табып алдым, аннары борылып, бик саклык белән чорма ишегенә таба киттем. Еники Әмирхан . Мәчет җылый
- Кар яктысына чыккач, башта өстемне каккаладым, шуннан соң каравылчы будкасына кереп, абзыйга фонарен бирдем: — Менә, абзый, фонарең исән-сау, — дидем мин, үземә дә әллә ничек ят тоелган сәер тавыш белән. Еники Әмирхан . Мәчет җылый
- әзрәк кенә исерә төшкәндәй чалыш-чолыш атлабрак, пеләтән урамына чыктым, аннары Тукай урамына җитеп, тәрәзәләре агарып туңган трамвайга утырдым … Еники Әмирхан . Мәчет җылый
- мәскәүский (хәзерге Киров урамы) чатына җиткәч, мин трамвайдан төшеп калдым да «Сарай» номерларының ашханәсенә кердем. Еники Әмирхан . Мәчет җылый
- Күрәсең, бик нык салкын үткәндер инде, төн буена калтырап, туңып, янып чыктым. Еники Әмирхан . Мәчет җылый
- Редакциягә килгәч тә, туп-туры мөрти агай янына кердем. Еники Әмирхан . Мәчет җылый
- Ул миңа, ышаныргамы, юкмы дигәндәй, бераз дәшми генә карап торды да җилкәсен кашып алды, авыз эченнән генә нидер мыгырданып куйды, бары шуннан соң гына телефон трубкасына тотынды. Еники Әмирхан . Мәчет җылый
- Фатих әмирхан урамындагы 17 / 36 нчы төзелеш объектын салырга алынган туполев исемендәге авиация фәнни-техник комплексын очлап чыгу “Муниципаль торак программалары” муниципаль унитар предприятиесенә йөкләнгән. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы. // Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/